Людмила Ногманова II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы хезмәтләр өчен” ордены медале белән бүләкләнде

Аңа бу бүләк РФ Президенты Дмитрий Медведев Указы нигезендә, хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык эше өчен бирелде

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның Мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек итү департаменты башлыгы Людмила Ногманова II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы хезмәтләр өчен” ордены медале белән бүләкләнде. Аңа бу бүләк РФ Президенты Дмитрий Медведев Указы нигезендә, хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык эше өчен бирелде. Бу хакта министрлыкның рәсми сайты хәбәр итә.