Җәмгыять белеменнән чикне укучыларның 3,9 %ы уза алмады

Россиянең 17 төбәгеннән 29 кеше 100 балл җыйды. Рособрнадзор югары балл җыйган барлык эшләрне кабат тикшерү турында карар кабул иткән

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына караган Рособрнадзорның махсус комиссиясе җәмгыять белеменнән тапшырылган Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча чик баллны билгеләде. Быел ул 39 балл дип табылды.
Укучыларның 3,9 %ы чикне уза алмады. Кирәк булган очракта, әлеге предметтан имтиханны киләсе елда гына тапшырып булачак.
Россиянең 17 төбәгеннән 29 кеше 100 балл җыйды. Рособрнадзор югары балл җыйган барлык эшләрне кабат тикшерү турында карар кабул иткән.
Билгеле булганча, җәмгыять белеменнән имтихан нәтиҗәләре аттестат алу-алмауга йогынты ясамый. Яхшы нәтиҗәләр алга таба укуын дәвам итәргә теләүчеләр өчен генә кирәк.