420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Менә 8 ел рәттән Азнакай шәһәрендә “Дублер көне” эшлекле уены уздырыла. Дүшәмбе көнне иртә белән җитәкче абый-апаларын алыштырырга тиешле дүртле-бишлегә генә укучы лидер укучылар район Советы бинасына киңәшмәгә җыелдылар һәм оешма-предприятиеләргә таралыштылар.
Бу көнне яшь гражданнарыбыз бик күп җитәкчеләрне алыштырып, шәһәребез проблемаларын чишүдә катнаштылар, үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Берәүләр хөкемдар, укытучы, газета мөхәррире булды. Кемнәрдер торак-коммуналь хуҗалык проблемалары белән “көрәште”, өченчеләре авылларга барып, ветераннарны котлап кайтырга да өлгерде. Укучыларның хәтта һөнәр сайлау буенча планнары да үзгәреп китте, дип яза “Маяк” газетасы.