Казан дәүләт технология университеты РФ мәгариф һәм фән министры А.Фурсенконы көтә

Очрашуга бүгеннән үк әзерлек эшләре уздырыла

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Шушы көннәрдә РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенконың Татарстанга килүе көтелә.

 

            24 апрельдә Казан дәүләт технология университетында министр А.Фурсенко белән очрашу уздыру планлаштырылган. Аның барышында министр әлеге университетның лабораторияләре, кафедралары һәм укыту үзәге белән якыннан танышачак, студентлар белән очрашачак. Университетның мәгълүмат һәм мониторинг идарәсе җитәкчесе Флюра Абдулкашапова хәбәр иткәнчә, Технология университетында шулай ук ТР Ректорлар советы утырышы да үткәреләчәк һәм анда министр катнашыр дип ниятләнә.