Казан дәүләт техник университетының 7 нче бинасында вузара эш урыннары ярминкәсе үткәрелә

Ярминкәгә барлыгы 36, нигездә, республикадагы предприятие һәм оешмалар студентларга эш урыннары тәкъдим итә

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан дәүләт техник университетының (КАИ) 7 нче бинасы фойесында 14.00 сәгатькә кадәр вузара эш урыннары ярминкәсе үткәрелә.

Университетның өстәмә белем бирү буенча проректоры Владимир Костин аның ачылышында белдергәнчә, ярминкә вузара булса да, ул шушы югары уку йорты көче белән генә оештырылган. Ярминкәгә барлыгы 36, нигездә, республикадагы предприятие һәм оешмалар яшьләргә эш урыннары тәкъдим итә, шулай ук читтән, әйтик, Түбән Новгород өлкәсе Саров шәһәреннән Россия федераль атом-төш үзәгенә, арада чит ил компанияләрендә эшләргә һәм белем алырга чакырганнары, студентларны уңайлыклары белән кызыктырганнары да бар. Әлеге ярминкәдә тәкъдим ителгән вакансияләрнең төгәл саны билгеле булмаса да, Казан шәһәре мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Людмила Миронцева хәбәр иткәнчә, әлеге үзәк кенә дә 7 меңнән артык буш эш урыны белән килгән, дөрес, алар студентлар өчен махсус сайлап алынмаган, ягъни эш урыннарының гомуми саны бүген шуның кадәр. «Элеккеге еллардагы кебек  12-14әр мең булмаса да, эш урыннары бар. Хезмәт базарында илдә күзәтелгән вазгыять йогынтысы нәтиҗәсендә, эшсезлек дәрәҗәсе буенча Казан 1997 ел дәрәҗәсенә җитте. Мәшгульлек үзәге аша дәүләт предприятие һәм оешмаларында тәкъдим ителгән хезмәт хакы исә минималь 4,33 мең сумнан алып 7-12 мең тирәсе, шуннан да югары түгел. Бу исә бигрәк тә төзелеш өлкәсендә эш күләме шактый кимүгә бәйле», - дип аңлатты ул.

Ярминкә ачылышына килгән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Тазетдинова сүзләренчә, 21 апрельгә республикада рәсми теркәлгән эшсезләр саны 59,8 меңгә җиткән, бу исә хезмәт яшендәге татарстанлыларның 3,17 проценты.