Ютазының Акбаш авылы балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәмен каршы алдылар

Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты — 21-22 март — Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

(Ютазы, 23 март, «Татар-информ», «Ютазы таңы»). Ютазы районының Акбаш авылының «Карлыгач» балалар бакчасында ата-аналар һәм балалар «Нәүрүз» бәйрәме үткәрделәр. Сабыйлар янына Нәүрүзбикә дә килде, төрле уеннар оештырдылар.

Сабыйлар язгы табигать турында шигырьләр сөйләделәр, әниләре, тәрбияче апалары бергә татар халкының милли уеннарын уйнадылар, ә соңыннан барысы бергә түгәрәк өстәл артына җыелышып карга боткасыннан авыз иттеләр.

Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты — 21-22 март — Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Нәүрүз — язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

-Бакчада башка халыкларның да милли бәйрәмнәрен менә шулай матур итеп оештырабыз, — ди «Карлыгач» балалар бакчасы тәрбиячесе Нурия Нигъмәтҗанова. — Менә шундый бәйрәмнәребез аша балаларда халыкларның йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту һәм мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү бакчаның төп максаты.