news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда иң яхшы укытучыларны һәм тәрбиячеләрне бүләкләделәр

Һәнәри осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.

(Болгар, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Яңа тормыш»). Болгарда «Ел укытучысы-2022» һәм «Ел тәрбиячесе-2022» һөнәри осталык конкурсларының муниципаль этабына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасында район педагоглары, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, социаль мәсәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов һәм мәгариф бүлеге мөдире Александр Ермилин катнашты.

Ел укытучысы булып икенче мәктәпнең тарих укытучысы Светлана Потапова табылды. Икенче урынны Полянка мәктәбенең информатика укытучысы Евгений Мошков, өченче урынны — Бураково мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зоя Леонтьева алган иде. Педагогик дебют» номинациясендә Өчкү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Платонова җиңде.

Светлана Потапова, Евгений Мошков һәм Светлана Платонова район данын «Ел укытучысы» конкурсының зона этабында якларга тиеш. Зона этабы сынаулары Болгарның икенче мәктәбендә 16 һәм 17 февральләрдә узачак.

Иң яхшы тәрбиячеләрне дә шул ук көнне бүләкләделәр. Абсолют җиңүче булып «Родничок» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Агаркова табылды. Икенче урынны «Антошка» бакчасыннан Валентина Петрова, өченче урынны «Солнышко» тәрбиячесе Евгения Горохцева алды.

Быел конкурска беренче тапкыр «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче» номинациясе кертелде. Номинациядә «Колосок»тан Вера Осинцева җиңде, «Родничок» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталя Федотова призер булып табылды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100