news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакча-Сарай авылындагы аз комплектлы мәктәп Татарстанда иң яхшыларның берсе булды

Мәктәп директоры Илдус Шәрәфиев Бакча-Сарайда республика әһәмиятендәге зур заманча агромәктәп төзергә хыяллана.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Югары Ослан районының Бакча-Сарай авылында урнашкан аграр профилле «Матюшино урта гомуми белем бирә торган» аз комплектлы мәктәпнең Татарстанда иң яхшыларның берсе булуын хәбәр итте. Министрлык мәктәп директоры Илдус Шәрәфиев белән «Российская газета»да чыккан әңгәмәне дә урнаштырган.

Хәзерге вакытта 32 бала белем ала торган Бакча-Сарай мәктәбенең ике катлы бинасы, авыл читендә теплицасы, гаражы, су башнясы һәм мәктәп яны территориясе бар.

2004 елда Илдус Шәрәфиев инициативасы белән өч программасы булган яшь фермер мәктәбе ачыла: яшелчә, кырчылык һәм терлекчелек. 2014 елда район җитәкчелеге ярдәме белән мәктәп базасында тракторчыларны әзерләү буенча уку пункты эшли башлый. 2017 елда Бөтенроссия конкурсында миллион сумлык грант отуга ирешкәннәр, моның өчен МТЗ-1221 тракторының тренажерын сатып алганнар.

Балаларны әлеге һөнәрләргә директор үзе өйрәтә. Илдус Әнвәр улы А1, B, C, D, E, E категорияле машина йөртү хокукларын күрсәтә. «Трамвай һәм троллейбустан кала, бөтенесен дә йөртә алам. Трактор, комбайн, кар чанасы, квадроцикл», — ди ул.

Мәктәп тәмамлап чыкканда малайлар, БДИдан тыш, тракторчы өчен имтихан да тапшыра. Аннары уку үзәген тәмамлаучыларга униформа тегәләр, һәм традиция буенча Сабантуй бәйрәмендә алар район башлыгы кулыннан 4 нче разрядлы тракторчы таныклыгын алалар.

Биредә тегү машиналары һәм оверлок белән җиһазландырылган цех бар. Кызлар монда шимбә көнне өстәмә белем бирү кысаларында шөгыльләнә. Мәктәпнең үз бакчасы бар, анда шулай ук төрле яшелчәләр үстерүче теплицалар да бар.

Илдус Шәрәфиев Бакча-Сарайда республика әһәмиятендәге зур заманча агромәктәп төзергә хыяллана, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100