КФУда эшмәкәрлек серләренә өйрәтәләр

Конференциянең максаты финанс белемен булдыруга, куркынычсыз финанс эшчәнлеге алып баруга, тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). 25 - 26 октябрьдә Казан федераль университетында студентлар тәкъдимнәре буенча финанс белемне арттыру максатыннан төбәкара конференция уза. Форум Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында оештырыла, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Конференциянең максаты - финанс белем булдыру һәм арттыру, куркынычсыз финанс эшчәнлеге алып бару һәм тәҗрибә уртаклашу.

Форумда Идел буе төбәге 8 субъектыннан студентлар, югары уку һәм махсус урта-махсус белем бирү йортлары укытучылары, федераль экспертлар, рәсми затлар катнаша. Конференция программасында түгәрәк өстәлләр, теоретик һәм гамәли дәресләр, мастер-класслар, презентацияләр каралган, фикер алышу мәйданы эшләячәк. Форумда катнашучылар Казанның истәлекле урыннарында булачаклар.

Чарада түбәндәге секцияләр эшлиячәк: “Гаиләнең финанс планы: ничек уңышлы кеше булырга”, “Тупларга һәм сакларга: гаилә керемен ничек итеп дөрес бүләргә”, “Үзеңне һәм гаиләңне сакла: барысы да иминият турында”, “Эшмәкәр булырга: аның өчен нәрсә белергә һәм эшләргә” һәм “Салымнар: түләп барырга һәм бөлгенлеккә төшмәскә”.

Шулай ук “Сәүдә терминаллары һәм финанс идарәсе: бүгенге көндә фонд базары ничек эшли” мастер-классы һәм “Финанс өлкәсендә карьера: гамәли киңәшләр” һәм "Блокчейн — Россиядә яңа нефть” буенча ачык лекцияләр оештырылачак.