Башкортстанда БДИдан укучылары 100 балл җыйган укытучыларга дәүләт бүләкләре булдырыла

Төбәк башлыгы әлеге тәкъдимне хуплаган һәм профильле ведомстволарга бу эшне йөкләгән.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда БДИдан укучылары 100 балл җыйган укытучыларга дәүләт бүләкләре булдыруны тәкъдим итәләр. Әлеге тәкъдим белән М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсадуллин Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның югары уку йортлары җитәкчеләре белән очрашуында җиткергән, дип хәбәр итә “Башинформ”.

“Җәен мин Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган укучылар белән очраштым. Аларның республикада укырга калулары турында тәфсилләп сөйләштек, – дигән республика җитәкчесе. – Күрәм, алар безнең югары уку йортларына тартыла. Бу бик әйбәт һәм безнең бурыч – аларны биредә калдыру”.

"Республиканың югары уку йортларына аларның, кызганыч, өчтән бере генә бара. Тулаем алганда, Мәскәү, Петербург университетларына юнәләләр. Монда начар нәсә дә юк, тик ул яшьләр эшкә безгә кайтсын иде”, - дип билгеләп үткән Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов.

Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсадуллин БДИдан укучылары 100 балл җыйган укытучыларга дәүләт бүләкләре булдыруны тәкъдим иткән һәм аны Рөстәм Хәмитов хуплаган. Төбәк башлыгы профильле министрлык һәм ведомстволарга бу юнәлештә эшләүне йөкләгән.