Р.Җамалетдинов: «Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты миссиясенә тугры калды»

Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының 133 еллыгы тантанасында аның ректоры фикерләре белән уртаклашты, шул исәптән федераль университет оешу турында да

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (ТДГПУ) үзенең 133 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан үткәрелә торган чара Актлар көне дип атала. Россия күләмендә өлкән югары уку йортларының берсе булган бу югары мәктәп үзенең тарихы белән 1876 елга Казан укытучылар мәктәбе дип йөртелгән чорга барып тоташа.

 Тантанада доклад белән чыккан ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов та: «Бүгенге казанышларыбыз белән без элек эшләп киткәннәргә бурычлы, аның үткәненә рәхмәтле», - дип, тарихына тукталды. Ректор зур канәгатьлек белән белдергәнчә, бүген әлеге уку йортының 11 факультеты, 2 институты бар, 12 меңләп студент белем ала, аларны 1 меңнән артык профессорлар-югары мәктәп укытучылары укыта һәм шуларның 60 проценты үз вакытында шушы уку йортындагы аспирантурада белем алган. Хәзерге вакытта ТДГПУның кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча 4 совет эшли, быел 3 дистәдән артык кандидатлык һәм 6 докторлык диссертациясе якланган, берләштерелгән 7 төрле белгечлек буенча 53 мәгариф программасы гамәлгә ашырыла. Шуларга өстәп, 16 юнәлеш буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла, быел шушы вакытка кадәр 43 монография (былтыр ел дәвамында – 45), 160 уку әсбабы һәм кулланмасы (былтыр – 144), фәнни хезмәтләр тупланган 40 җыентык басылган (былтыр – 15) һәм 1 меңләп фәнни мәкалә дөнья күргән (былтыр – 500дән артык), 20дән күбрәк чит ил делегациясе кабул ителгән һәм, нәтиҗәдә, 10 дистәләп килешү төзелгән һ.б.

 «Ничек кенә булмасын, исеме әледән-әле үзгәрүгә карамастан, бу уку йорты үзенең миссиясенә тугры калды... Быел 21 октябрь көнне Россия Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан федераль университетлар булдыру турында мәгълүм указ имзаланды, шул исәптән Казан дәүләт университеты базасында Идел буе федераль университеты булдыру турында да. Бу исә республикабыз, шәһәребез тормышында бик зур вакыйга. Аңлашыла ки, аерым алганда, Идел буе федераль университетына кергән уку йортларының матди-техник базасын ныгыту турында сүз барачак, чөнки аның Россия Федерациясенең аеруча кыйммәтле  мәдәни мирас объектлары Дәүләт берләшмәсенә кертеләчәге аерым пунктта әйтелә», - дип шәрехләде ректор ТДГПУның киләчәгенә ишарәләп һәм аның үзенчә уңай яклары булган кебек четерекле мәсьәләләре дә килеп чыгачак, диде. Иң куанычлысы – федераль үзәктән дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк һәм регионның да ярдәме булачак, хәзерге икътисади кризис чорында бу мәсьәлә бик әһәмиятле, дип саный ректор. 

 Ректор чыгышыннан соң, залдагыларга сәламләү һәм тәбрикләү сүзе белән, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Вадим Хоменко, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан директор Ким Миңнуллин һәм бүлек мөдире Мирфатыйх Зәкиев (галим Педагогика институтында 18 ел ректор булып эшләгән), Казан шәһәре мэриясе һәм университет урнашкан Вахитов районы хакимияте вәкилләре чыкты. Министр урынбасары җәмгыять өчен фән һәм югары мәктәпнең әһәмиятенә тукталды, анда Татар дәүләт педагогика университетының роле зур булуын басым ясап әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә, әлеге уку йортының киләчәге республиканың киләчәгенә тыгыз бәйле, дигән фикердә. «Үзгәрешләр заманында яшибез, шуңа да мондый университетта милли җанлы кадрлар әзерләнер дигән өметтә калабыз», - дип белдерде ул.

«Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез һәм аларга олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, чөнки алар ярдәме белән бүген республикадан читтәге төбәкләрдән килеп 400ләп студент белем ала. Шулай ук БДБ илләре һәм Россия төбәкләрендә безнең уку йортын тәмамлап киткән белгечләр эшли, балаларга белем бирә», - дип искәртте журналистлар белән булган сөйләшүдә ректор Р.Җамалетдинов һәм алга таба бу юнәлештә хезмәттәшлекне киңәйтү ниятләнүен белдерде.

 ТДГПУның 133 еллыгы тантанасында ректор Рәдиф Җамалетдиновка Казан мэры Илсур Метшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды, шулай ук «ТДГПУның Мактаулы профессоры», «ТДГПУның Мактаулы ветераны», «ТДГПУның Мактаулы тәрбиячесе», «ТДГПУның иң яхшы мәгълүмати партнеры» исемнәре бирелү турында игълан ителде. Соңыннан профессор-укытучыларның һәм яшь галимнәрнең фәнни хезмәтләренә игълан ителгән конкурста җиңүчеләр бүләкләнде.