“Мәдинә” университеты вице-президенты ТДГПУ ректоры белән очрашты

“Мәдинә” университеты һәм ТДГПУ икеяклы хезмәттәшлек перспективаларын барлый
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов “Мәдинә” (Согуд Гәрабстаны) университеты вице-президенты, доктор Мөхәммәт Муса Шәрифне кабул итте, дип хәбәр итә ТГДПУның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге. Мәртәбәле кунак Казанга “Ислам цивилизациясен үстерүдә татар галимнәренең роле” дип исемләнгән халыкара фәнни җыенда катнашу өчен килгән. Әңгәмә вакытында доктор Мөхәммәт Муса Шәриф Татарстан, аның шәһәрләре, халкы тарихы белән ныклап кызыксынуын, фәнни эзләнүен, әмма шул ук вакытта күп кенә мәгълүматларның җитенкерәмәвен искәртеп үтте. Аның фикеренчә, татар халкы тарихы татар, рус, инглиз һәм башка телләрдә дә язылырга тиеш.
ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов ассызыклаганча, Татарстан һәм татар халкы тарихын тирәнтен өйрәнү буенча вузда махсус кафедра эшли һәм бу юнәлештә уку йорты галимнәре зур көч куя. Мөхәммәт Муса Шәриф шулай ук татарның атаклы шәхесләре турында язылган китапларның да берничә телгә тәрҗемә ителүен тели. “Бу очракта мөселман дөньясын тагын да киңрәк күзаллап булыр иде”, - ди ул.
ТДГПУ ректоры вузның 130 елдан артык тарихы булуы, бүгенге көндә тулаем мәгариф системасында күп кенә реформалар баруы һәм вузда да шул юнәлештә максатчан программа әзерләнүе хакында сөйләде.
“Мәдинә” университеты вице-президенты сүзләренә караганда, алга таба Согуд Гәрабстанындагы әлеге вуз ТДГПУ белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Киләчәктә ике югары уку йорты арасында кадрлар әзерләү, татар халкы тарихы, фән-мәгариф һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнү, китапларны төрле телләрдә бастыру юнәлешендә килешү дә төзелергә мөмкин.