news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Рособрнадзорга мәктәпләрдәге имтиханнар турындагы сораулар бирә ала

Иң популяр һәм кызыклы сорауларга җаваплар очрашу вакытында биреләчәк.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 14 октябрьдә Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе (Рособрнадзор) Анзор Музаев ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы уздырачак. Анда ул Төп дәүләт имтиханы һәм Бердәм дәүләт имтиханы үткәрү турында сөйләячәк. Укучыларның ата-аналары үзләрен кызыксындырган сорауларны җибәрә ала.

«Рособрнадзор җитәкчесе һәм ведомство белгечләре БДИ һәм Төп дәүләт имтиханы оештыру һәм үткәрү, бөтенроссия тикшерү эшләре, белем бирү сыйфатын халыкара һәм илкүләм тикшеренүләр, югары уку йортларын аккредитацияләүнең яңа системасы һәм башка актуаль темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк», диелгән Рособрнадзор хәбәрендә.

Сорауларны Рособрнадзорның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә бирергә яки электрон почта (ege@obrnadzor.gov.ru) аша җибәрергә була. Сораулар шулай ук видеомөрәҗәгать рәвешендә дә кабул ителә.

Иң популяр һәм кызыклы сорауларга җаваплар очрашу вакытында биреләчәк. Моннан тыш, Россия төбәкләреннән туры элемтә планлаштырыла.

Туры эфирда очрашуны Рособрнадзорның социаль челтәрләрдәге берләшмәләрендә күрергә мөмкин булачак.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100