news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Адымнар» мәктәбе ЮНЕСКО ассоциацияле мәктәпләре челтәренә керергә мөмкин

РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе „Адымнар“ мәктәбен ЮНЕСКО ассоциацияле мәктәпләре челтәренә кертү өчен документлар әзерләргә кирәклеген әйтте.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстандагы «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы ЮНЕСКО ассоциацияле мәктәпләре челтәренә керергә мөмкин.

Бу хакта Казан Кремлендә узган очрашуда РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе әйтте.

Ул «Адымнар» мәктәпләрен уникаль проект дип атады. Аны гамәлгә ашыруда катнашучыларга рәхмәтен җиткерде, уңышлар теләде. «Дөрес адымнар, дөрес юнәлеш. „Адымнар“ мәктәбен ЮНЕСКО ассоциацияле мәктәпләре челтәренә кертү өчен документларны әзерләргә кирәк. Без бу процессны тизәйтүдә теләктәшлек күрсәтәчәкбез», — дип белдерде.

Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Алабугадагы «Адымнар» мәктәбе дә шушы челтәргә керүгә дәгъва иткәнен әйтте. «Быел ачылган ике яңа мәктәп тә бу юлны дәвам итәргә әзер», — диде.

«ЮНЕСКО ассоциацияле мәктәпләре челтәре» проекты ЮНЕСКО тарафыннан 1953 елда гамәлгә куелган һәм бүген иң уңышлы проектларның берсе санала. Ассоциацияле мәктәпләр заманча дөньяның төп проблемаларына игътибар юнәлтә. Бу челтәрдәге мәктәпләр балалар һәм яшьләргә сыйфатлы белем бирү, халыкара аңлау, татулык тәрбияләүгә йөз тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100