ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Корабль” программасы буенча семинар-тренинг үткәрә

Семинар-тренингның максаты - педагог-психологларның балигъ булмаганнар арасында наркотикларга каршы профилактика алып барудагы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 23-24 сентябрендә Казанда “Росток” психология һәм педагогика тернәкләндерү һәм коррекция үзәге “Корабль” дип аталган программа буенча авторлык семинар-тренингын үткәрә.
Министрлыкның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, семинарда Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университеты клиник психология факультеты деканы, медицина фәннәре докторы, профессор Наталья Сирота, Милли наркология фәнни үзәгенең профилактик тикшеренүләр бүлеге фәнни хезмәткәре, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Наркотиклар һәм җинаятьчелек буенча идарә эксперты Александра Ялтонская катнаша.
Семинар-тренингның максаты - педагог-психологларның балигъ булмаганнар арасында наркотикларга каршы профилактика алып барудагы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.
“Корабль” программасы кеше яшьтәге мәктәп укучыларына җәмгыятьтә үз урынын табарга булышуны, балаларның психик сәламәтлеген ныгытуны күз алдында тота.