Казанда А.Алишның 100 еллыгына багышланган җыен уза

Конференция Абдулла Алиш китаплары аркылы укучыларда гражданлык һәм патриотизм сыйфатлары формалаштыру, сәләтле балаларны барлауны максат итеп куя
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда агымдагы елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә укучы балалар өчен фәнни-гамәли конфереция үткәрелә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге җыен герой һәм балалар язучысы А.Алишның 100 еллыгына багышлана.
Конференция Абдулла Алиш китаплары аркылы укучыларда гражданлык һәм патриотизм сыйфатлары формалаштыру, сәләтле балаларны барлау, тел сәнгате һәм укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, укучыларда фәнни эзләнү-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, А.Алиш әсәрләрен иҗади яктан аңлый белү, бүгенге көн укучысының әхлак, әдәп идеалларын билгеләүне максат итеп куя.
Җыенда гомуми урта белем бирү мәктәпләре, гимназия, лицей, өстәмә белем бирү йортларының 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.
Рефератларны яклау рус һәм татар телләрендә үткәрелә. Чыгыш ясаучылар шигырьләр, цитаталар, әсәрләрдән өзекләр, А.Алиш турында якыннарының истәлекләрен куллана алалар.