Бүген китапханәчеләр, музыка һәм физкультура укытучылары өчен курслар башлана

Курслар ТР Мәгарифне үстерү институтында 22 сентябрьдән алып 3 октябрьгә кадәр оештырыла
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Мәгарифне үстерү институтында бүгеннән алып 3 октябрьгә кадәр коррекция мәктәпләре китапханәчеләре, музыка һәм физик культура укытучылары өчен курслар уздырыла. Бу хакта институтның рәсми сайты хәбәр итә.
Китапханәчеләр өчен курслар коррекция мәктәпләре китапханәләренең үсеш юлларын билгеләүгә юнәлтелгән. Курсларда белем алучыларга махсус мәктәпләрдә укучыларга аерым хезмәт күрсәтү, китап укуны арттыру өчен, заманча китапханә һәм педагогик технологияләрне куллану юнәлешләрен өйрәтәчәкләр. Шулай ук китапханәләрдә дәресләр һәм массакүләм чаралар уздыру, мәктәп китапханәчесенең психология һәм педагогика буенча карашларын үстерү юллары каралачак дип көтелә.
ТР Мәгарифне үстерү институтының физик тәрбия һәм тормыш иминлеге кафедрасы үткәрә торган белем күтәрү курсларына беренче һәм икенче квалификация категориясенә аттестация үтүче физкультура укытучыларын чакыра.
Педагогика училищелары, балалар музыка мәктәпләренең музыка укытучылары өчен оештырылган курсларда “Заман мәктәбендә музыка белемен яңарту” дигән проблема буенча уздырыла.
Институтның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, курслар вакытында фикер алышуга “Татарстан Республикасында белем бирү һәм мәдәниятне үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре”, “Укучыларга музыка белеме бирүдә психологик-педагогик аспектлар, музыка белемендә милли-төбәк компоненты”, “Заманча музыка дәресе һәм аны программалар, методикалар белән тәэмин итү” кебек проблемалар чыгарыла.