Министрлык: "Балык Бистәсе мәктәпләрендә 1 сентябрьгә хәл ителмәгән мәсьәләләр калмаячак"

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының эшләр идарәчесе Балык Бистәсе районындагы 27 мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге булмавына аңлатма бирде.

(Казан, 22 август, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгындагы эшләр идарәчесе Айрат Харисов "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Балык Бистәсе районы мәктәпләрендәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары буенча күзәтчелек органы тарафыннан ясалган кисәтүләр тиз арада бетереләчәк, дип белдерде.

"Кабул итү барышында аларга кисәтүләр ясалган. Аларның әле җитешсезлекләрне бетерү өчен вакытлары бар. Минем уйлавымча, без ниндидер җәзаларга кадәр барып җитмәбез. Алар, бу эшкә җаваплы карап, кисәтүләр буенча эшләр. 1 сентябрьгә аларның җитешсезлекләре калмаячак", – дип билгеләп үтте Харисов.

Исегезгә төшерәбез, Балык Бистәсе районында бер генә мәктәп тә, яңа уку елы алдыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу сәбәпле,  тикшерүне узмаган. Ясалган кисәтүләр 25 августка кадәр бетерелергә тиеш.