news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннары 20 процентка арткан

Иң күп бюджет урыннары инженер-техник һәм педагогика юнәлешләренә туры килә.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 — 2022 уку елына Татарстан югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүленгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк.

«Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм укуның көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстанда 44 югары уку йорты һәм аларның филиаллары абитуриентлар кабул итәчәк», — диде республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, бюджет урыннарының саны буенча, гадәттәгечә, Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты (КХТИ), Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) һәм Казан дәүләт энергетика университеты лидерлар рәтендә. Ике йөзгә якын бюджет урынын дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары да алган.

«Иң күп бюджет урыннары инженер-техник һәм педагогика юнәлешләренә туры килә. Алар мәгариф һәм педагогик фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, химик технологияләр, электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше кебек белгечлекләрне үз эченә ала», — диде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100