news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДМУ ректоры: Уку йорты абитуриенттан ковид вакцинациясе документын таләп итә алмый

Югары уку йортларының эчке документлары Россия вузларының кабул итү тәртибенә каршы килергә тиеш түгел.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Югары уку йортларының абитуриентлардан ковдика антитәнчекләр булу яки вакцинация узу турында документлар таләп итәргә хокукы юк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов хәбәр итте.

«Татарстан югары уку йортларына укырга керүчеләргә ковидка антитәнчекләр булу яки вакцинация узу турында документлар күрсәтү таләп ителми. Документлар исемлегендә андый таләпләр юк», — диде спикер.

Созинов аңлатып узганча, югары уку йортлары эчке документлары Россия вузларының кабул итү тәртибенә каршы килә алмый.

«Әмма мәсьәлә күпкә тирәнрәк, чөнки пандемия дәвам итә. Дулкыннар турында сөйләсәк, бу шактый шартлы нәрсә. Әлбәттә, хәзер Россиядә, бу гади күз белән күренә, авырулар саны арта. Һәм моны өченче дулкын дип атарга була. Куркырга кирәкми, чөнки республикада һәм тулаем ил буенча күрелгән барлык чаралар үсешнең экстремаль сценарийларын булдырмауга юнәлдерелгән. Әлбәттә, авыру таралуын булдырмауның бердәнбер радикаль ысулы — вакцинация», — диде КДМУ ректоры.

 Ул шулай ук Татарстан Ректорлар советы ковидтан вакцинация мәсьәләсе буенча фикер алышмаганлыгын әйтте.

«Киләсе атна башында узачак очрашуда бу мәсьәлә куелыр, мөгаен. Әлеге карар республиканың югары уку йортлары тарафыннан бергә кабул ителәчәк. Без ТР Министрлар Кабинеты белән килешү буенча һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе киңәшләре нигезендә бердәм карар кабул итәчәкбез», — диде Созинов.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин якын арада республика югары уку йортлары ректорлары Советында вакцинация һәм югары уку йортлары өчен гомуми кагыйдәләр буенча карар кабул ителәчәген раслады. «Әмма алар федераль законнарга каршы килмәскә тиеш», — дип өстәде ул.

Быел Татарстанда абитуриентларны 44 югары уку йорты һәм аларның филиалы кабул итә. Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм ул көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100