“Россия ел укытучысы-2015” финалистлары өчен консультатив-гамәли семинар һәм Казанга виртуаль экскурсия оештырылды

Бәйгенең йомгаклау сынаулары ТР башкаласының 177нче мәктәбендә уздырылачак

 (Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Күптән түгел “Россия ел укытучысы-2015” финалистлары өчен Мәскәүдә консультатив-гамәли семинар һәм Казан буенча виртуаль экскурсия оештырылды. Бәйгенең программасы һәм йомгаклау сынауларын уздыру мәйданчыклары белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова һәм Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 177нче мәктәбе директоры Илдар Имамов таныштырды.

Искәртеп үтик: 24 сентябрьдән алып 2 октябрьгә кадәр Казанда “Россия ел укытучысы-2015” бөтенроссия конкурсының финалы була. Бәйгенең йомгаклау сынаулары исә башкаланың 177нче мәктәбендә уздырылачак.

Финалистлар өчен кунакханәдә урыннар алдан броньлап куелган. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелачак укытучыларның Зөя утрау-шәһәрлегенә, Раифа монастырена сәяхәт кылыр дип көтелә. Шулай ук алар М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында да булачак. Сәяхәттән баш тартучыларга исә аквапаркка, кинога бару мөмкинлеге карала.

Без сезгә яхшы һәм уңайлы булсын, сездә яңадан Казанга кайту теләге тусын өчен барысын да эшләчәкбез. ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов безнең алда шундый максат куйды. Аның карары белән Татарстан конкурсның чараларын финанслауда катнаша, дип сөйләде Тамара Федорова.

Йомгаклау сынаулары узачак мәктәп кунакханәдән ерак түгел урнашкан. Заманча җиһазландырылган әлеге урта белем бирү йортында конкурс дәресләрен уздыру өчен барлык мөмкинлекләр дә булачак. Шулай ук финалистларны республика белем бирү оешмалары, аларның эш тәҗрибәсе белән таныштыру планлаштырыла.

Бу хакта “Учительская газета”  хәбәр итә.