Камәрия Хәмидуллина Россия төбәкләрендә милли мәгариф үзәкләре булдырырга өндәде

«Гимназия моделен республиканың һәр районында, Россия төбәкләрендә булдырырга тәкъдим итәм. Өстәмә чыгымнар соралмый, әзер тәҗрибәне өйрәнү теләге, милли мәгариф проблемасын чишүгә омтылыш, ихтыяр кирәк. Россия төбәкләрендә моны оештырып була», — дип саный ул.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина Россия төбәкләрендә дә, Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия үрнәгендә, милли мәгариф үзәкләре булдырырга өндәде.

«Милли мәгарифнең өзлексез системасын булдыру кирәк. Иртәме-соңмы моның белән шөгыльләнергә мәҗбүр булачакбыз. Татар балалар бакчасы, фәннәр татарча укытыла торган гимназия бер түбә астында, бер учреждение булып эшлиләр. Соңгы 30 елда Казанда андый мәгариф системасы гамәлгә куелды», — диде ул «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җыенының пленар утырышында.

Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә 65 педагог рус һәм татар телләрен камил белүен, укытучыларның 30 проценты өч телнең берсен — инглиз, гарәп яки алман телен яхшы белүен әйтте. Ул математика, физика, химияне татарча укып та, гимназиядән БДИны бик югары балларга тапшырган балаларны искәртте.

«Гимназия моделен республиканың һәр районында, Россия төбәкләрендә булдырырга тәкъдим итәм. Өстәмә чыгымнар соралмый, әзер тәҗрибәне өйрәнү теләге, милли мәгариф проблемасын чишүгә омтылыш, ихтыяр кирәк. Россия төбәкләрендә моны оештырып була. Якшәмбе мәктәпләрен, милли иганәчеләребез мәктәпләрен милли мәгариф үзәге итеп оештыру реаль эш», — дип саный Камәрия Хәмидуллина.

Пленар утырышта чыгыш ясаган ТР Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да мәчетләр тирәсендә берләшү, хосусый татар мәктәпләре ачу кирәклеген әйтте.