Камәрия Хәмидуллина милли мәктәпләрдә фольклорга өстенлек бирү белән килешмәвен әйтте

Ул фольклор белән мавыгу гына түгел, милли мәктәп замана белән бергә атларга, бераз кызурак та атларга, ана телендә конкурентлыкка сәләтле дөньяви белем бирергә тиешлеген искәртте.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җыенының пленар утырышында милли мәктәпләрдә фольклорга өстенлек бирү белән килешмәвен әйтте.

Ул БДИ кертелгәч, татар мәктәпләре әкренләп русча укытуга күчкәнен искәртте. «Татар телендә укытсак, имеш, татар гимназиясенә балалар җыелмаячак. Укытуны рус теленә күчергәнгә карап, балалар күпләп килмәде. Бу ни өчен шулай килеп чыкты соң? Милли мәктәпләрдә милли фольклор белән мавыгуга өстенлек бирелде. Милли фольклор никадәр кадерле, кирәкле, әйбәт әйбер булмасын, ул милли мәктәпнең төп күрсәткече була алмый», — диде.

Камәрия Хәмидуллина сүзләренчә, «милли мәктәпнең нигезенә төп концептуаль принцибы — фәннәрне ана телендә укыту принцибы салынмады, гәрчә Россия законнары буенча моңа мәктәпләрнең хокуклары булса да».

«Татар мәктәбе саналган мәктәпләрдә еш кына, „нинди фәннәрне ана телендә укытасыз“ дигән сорауга, „татар теле һәм татар әдәбиятын“ дигән җавап ишетергә туры килә. Ана телебезне дә башка телдә укытырга күчү куркынычы янамыймы соң, дип уйга каласың», — диде.

Ул фольклор белән мавыгу гына түгел, милли мәктәп замана белән бергә атларга, бераз кызурак та атларга, ана телендә конкурентлыкка сәләтле дөньяви белем бирергә тиешлеген искәртте. «Югыйсә, андый кадрлар да бездә бар. Аларны югалтмыйча яңа алмаш әзерләү мөһим», — диде.

«Без милләт аналары, телне саклауда таләпчән, уяу булырга тиеш. Милли мәктәп милли үзаң белән бәйле. Милли үзаң даими эшләүне сорый, ул биш вакыт намаз белән бер. Милли мәктәпнең өстенлекләрен даими аңлатып тору, халыкка дәлилләр белән җиткерү кирәк. Һәр уздыра торган чараларда телебезне, әдәбиятыбызны барлауга өстенлек бирик», — диде Камәрия Хәмидуллина.