КФУны тәмамлаучыларга имтиханнарны тапшыру өчен резерв көннәр биреләчәк

Чыгарылыш квалификация эшләрен яклау һәм имтиханнарны тапшыру дистанцион режимда үткәрелә.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). КФУны тәмамлаучыларга, онлайн-режимында техник өзеклек килеп чыккан очракта, имтиханнарны тапшыру өчен резерв көннәр биреләчәк. КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский туры элемтә вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Имтиханнарны тапшыру сузылырга, бер сынауны тапшыру өчен өстәмә көннәр бирелергә мөмкин. Тоташа алмаучылар өчен яки кемнеңдер элемтәсе өзелсә, аларга резерв көннәр каралган, - диде проректор. - Дистанцион эш форматы чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга да, калган дәүләт имтиханнарына да кагыла».

Таюрский сүзләренчә, университетта инде бүген үк чыгарылыш квалификация эшләрен яклый һәм дистанцион режимда үткәрелә торган имтиханнар тапшыра башлаганнар.

Проректор билгеләп үткәнчә, университетны тәмамлаучылар квалификация эшен яклауга бер көн кала имтихан алу комиссиясе сәркатибенә электрон почта белән диплом эше текстын җибәрә ала.