Казан лицеисты Балтыйк буе халыкара олимпиадасында призлы урын яулады

Ян Шнейдман бәйгедә онлайн рәвештә катнашты.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районындагы 131 лицей укучысы Ян Шнейдман Балтыйк буе халыкара олимпиадасының көмеш медаленә лаек булды. Интеллектуаль ярыш нәтиҗәләре буенча (быел беренче тапкыр дистанцион форматта узды) Россия җыелмасы гомуми команда медаль зачетында икенче урынны алды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиадада Россия укучылары ике алтын һәм дүрт көмеш медаль яулады. Березники шәһәреннән Матвей Князев һәм Мәскәүдән Данил Самоделкин алтын медальләргә ия булдылар. Комидан Денис Рубцов, Пермьнән Ольга Хронусова, Мәскәүдән Даниил Рынкевич һәм Казаннан Ян Шнейдман көмеш медальләр белән бүләкләнде.

Интеллектуаль ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Румыния җыелма командасы алды. Олимпиадада дөньяның 12 иленнән 109 укучы катнашкан.

Физика буенча Балтыйк олимпиадасы ел саен Эстония, Финляндия, Латвия һәм Швециянең мәктәп укучылары өчен үткәрелә. Россия укучылары өчен олимпиадада катнашу 51нче Халыкара физика олимпиадасына әзерләнү мөмкинлеге бирә.