Иннополиста Россия Президентының махсус вәкиле: Ясалма интеллект гадәти булачак

"Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясендә «Цифрлы икътисад — мәгълүматлар икътисады» пленар сессиясе узды.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Иннополиста «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» ("ЦИПР") конференциясендә РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков киләсе дистә елда ясалма интеллект кешеләр өчен гадәти булачак, дип белдерде.

"Чыннан да, без мәгълүматлар турында да, ясалма интеллект турында да сөйләмәячәкбез <...> бу гадәти эш булачак", — дип халык белән уртаклашты спикер.

Шулай ук ул ЦИПР конференциясен ФЭД исеменә үзгәртү кирәклеге турында фикерен белдерде.

"Хәтерләсәгез, Советлар Союзында искиткеч завод булды, ФЭД — фотоаппаратлар җитештерде. “Мәгълүмат икътисады форумы", минемчә, без башкарган эшләр өчен тагын да дөрес исем булыр иде", — дип билгеләп үтте Дмитрий Песков.