Зәйдә клуб яны лагерьлары быел күбрәк булачак

Әлеге проект район мәдәният идарәсе тарафыннан узган ел старт алган

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). Зәй районының Поручик авылы мәдәният йортында авыл җирлегендәге мәдәният йортлары, клублар каршында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган семинар үтте. Анда агымдагы елда һәр авыл мәдәният йорты каршында балалар лагерьлары оештыру кирәклеге турында сүз булды. Әлеге проект район мәдәният идарәсе тарафыннан узган ел старт алган иде.

Семинар барышында былтыр клуб яны лагерьлар эшен уңышлы башлан җибәргән Якты Күл, Дүрт Мунча мәдәният йортлары эшчәнлеге үрнәк итеп күрсәтелде. Быел исә июнь уртасыннан һәр мәдәният йортына әлеге юнәлештә эш оештыру катгый куелды, дип белдерде “Зәй офыклары” басмасы.