“Татарстан Республикасы ел укучысы - 2014” исеменә Руслан Котляров лаек булды

Олимпиадаларда җиңүчеләрне котлау тантанасы бүген “Пирамида” мәдәни- күңел ачу комплексында узды

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бәйрәм - Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган һәм “Татарстан Республикасы ел укучысы - 2014” конкурсында җиңүчене бүләкләү тантанасы булды.

Чараны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачып: “Без сезне бу чарада күрүебезгә бик шат. Сез моңа лаек. Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр быел 8гә артты һәм 23кә җитте. Киләсе елга бу күрсәткечне тагын да арттырырга кирәк. Узган ел 4 нче сыйныф укучылары арасында олимпиадалар үткәрергә сүз биргән идек - сүзебездә тордык. Гомумкоманда зачетында без, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң, - өченче урында.  Бөтен җирдә дә: шәһәрме ул, авылмы — бер үк төрле сәләтле балалар туа. Безнең бурыч — ул талантлы балаларны күрү һәм аларга талантларын үстерергә ярдәм итү”, - диде һәм тантанада катнашучыларны сәламләде.

Җиңүчеләргә бүләкләрне, министр Э.Фәттәховтан тыш, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлар советы рәисе Мәгъзүм Сәлахов, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара журналистика факультеты дөнья әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, профессор Юрий Вяземский, Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты ректоры Герман Дьяков тапшырды. Иң-иң белемле укучыларны алар  Рәхмәт хатлары, сертификатлар белән бүләкләде.

Укучылары белем буенча зур уңышларга ирешкән укытучылар да бүләккә ия булды. Аларга сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Залда булган башка укытучылар да игътибарсыз калмады. Шулай ук республикабызның урта белем бирү учреждениеләре директорларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Энгель Фәттахов кулыннан Рәхмәт хатларын Татарстанның белем бирү бүлекләре җитәкчеләре һәм Республикакүләм, Бөтенроссия олимпиадаларын уздырырга ярдәм иткән югары уку йортлары вәкилләре һ.б. да алды.

Укучылар арасында фән буенча Бөтенроссия олимпиадаларының абсолют җиңүчеләре дип Михаил Карпов (Казан), Алексей Красников (Бөгелмә), Руслан Котляров (Казан), Алексей Волостанов (Казан) табылды. Аларга сертификатлар, чит илдә белем алу мөмкинлеге дә бирелде.

Тантаналы чара азагында, “Татарстан Республикасы ел укучысы - 2014” да билгеле булды. Әлеге исем быел беренче тапкыр бирелә. Бу исемгә Казанның 131нче лицееның 8нче сыйныфында белем алучы Руслан Котляров лаек булды. Ул 9 нчы сыйныф укучылары арасында уза торган олимпиадада катнашып, беренчелекне яулаган. Җиңүчегә мантия һәм академик башлыгы кидертелде, “Республиканың ел укучысы” истәлек бүләге белән акчалата бүләк тапшырылды.

Бүләкләр тапшыру тантанасы балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды.