КФУда «РФ да дәүләт (муниципаль) финанс контроле. Теория, гамәл, үсеш перспективасы» фәнни-гамәли конференциясе ачылды

Ачылыш тантанасында ТР Премьетр-министры Илдар Халиков катнашты

 (Казан, 22 май, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында «РФ да дәүләт (муниципаль) финанс контроле. Теория, гамәл, үсеш перспективасы» дип аталган фәнни-гамәли конференция ачылды. Чара Казан университетына 210 ел тулуга һәм Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең 10 еллыгына багышлана. Фәнни-гамәли конференциянең максаты − финанс контроле өлкәсендә булган фәнни тикшеренү нәтиҗәләре белән бүлешү, бу өлкәдә булган актуаль мәсьәләләрне тикшерү.

 Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты. Шулай ук конференциядә Россия, Татарстан Икътисад министрлыклары вәкилләре, бу өлкәдә танылган белгечләр һәм чит ил галимнәре дә бар иде.

“Безнең бу чарага КФУ га җыелуыбыз юкка гына түгел: әлеге уку йорты финанс өлкәсендә күп белгечләр чыгаручы уку йортларының берсе булып тора. Конференциядә катнашучылар шәһәребез белән генә танышып калмыйча, үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат, яңа һәм уңай тәэсирләр дә алып китәрләр дип ышанам”, - диде ТР Премьер - министры катнашучыларны сәламләп.

"КФУ бүгенге көндә фәнни-гамәли үзәк булып тора. Ул танылган галимнәр чыгарган университет һәм хәзер дә шул тарихи затларның традицияләрен дәвам итү университетның бурычы булып тора. - диде Илшат Гафуров. -Финанслар турынла рус телендәге иң беренче китап безнең университет типографисендә басылган. Совет чорында да КФУ икътисад белеме үсешенә, белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткән. 2010 елда уку йорты федераль дәрәҗә алды. Шул вакыттан алып, аңа илебез өчен икътисад белгечләре әзерләү вазифасы кабат йөкләнде. Мондый төр конференцияләрне КФУ бинасында ел саен үткәрергә тәкъдим итәм",– диде ул.

Илдар Халиков һәм Илшат Гафуров чыгышларынан соң, Александр Смирнов дәүләт финанс контроленә кагылган доклад укыды.

Иртәгә фәнни-гамәли конференция 4 секциягә бүленеп эшләячәк. Анда финанс контроле үсеш перспективаларыннан тыш, финанс-бюджет өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләрнең камилләшүе, товар сатып алу, хезмәт күрсәтү һ.б өлкәләрдә дәүләт һәм муниципаль заказларны үтәүдә финанс-бюджет контроленең үсеше, финанс контроленың хокукый яклары турында сөйләшәчәкләр.