КФУда дәүләт финанс контролена кагылган актуаль мәсьәләләргә багышланган зур сөйләшү була

Анда ТР Фнинанс министрлыгы, казнага бәйле федераль орган җитәкчелеге, галимнәр һ.б. чыгыш ясый

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген КФУда ачылган “РФ дәүләт (муниципаль) финанс контроле. Теория, гамәл, үсеш перспективасы” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “түгәрәк өстәл “ оештырыла. Ул дәүләт финанс контролена кагылган актуаль мәсьәләләргә багышлана.

“Түгәрәк өстәл” дә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, Федераль казначылык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү һәм эчке контроль (аудит) идарәсе җитәкчесе Алексей Солодов, Дәүләт корпорациясе булган ТКХны реформалауга ярдәм фонды идарәсе рәисе - генераль директор урынбасары Сергей Сучков, Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университеты ректоры Виктор Гришин, ТР дәүләт заказы буенча агентлыгы генераль директоры Яков Геллер һ.б. катнашып чыгыш ясаячак.