Казанда Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгенең яңа бинасы ачылды

БДИ уздыру вакытында ул мәгълүмат эшкәртүнең төбәк үзәге ролен башкарачак

 (Казан, 22 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда “Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге” ДБУнең яңа бинасы ачылды. БДИ уздыру вакытында ул мәгълүмат эшкәртүнең төбәк үзәге ролен башкарачак.

Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов искәртеп үткәнчә, элек Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге  Казанның бер мәктәбе гаражында урнашкан иде. “Әгәр дә без мәгариф системасы алдына зур күләмле бурычлар куябыз икән, безнең белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге иң заманча булырга тиеш. Үзәк мәктәп тәмамлаучылар, БДИ уздыру өчен генә кирәк түгел, монда укытучыларның, укучыларның, чыгарылыш сыйныф укучыларының эшләренә бәйле аналитик материал сакланачак. Әлегә безнең укытучылар иң йомшак звено булып кала. Елына бер тапкыр гына булса да укытучыларга тест эшләтергә, аларның камилләшүен бәяләргә кирәк. Моның өчен барлык шартлар булдырылган”, - диде сәламләү сүзендә министр. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, яңа бина төзелеше буенча эш сыйфатлы башкарылган.

“Федераль тест эшләтү үзәге” ФДБУ директоры Сергей Пономаренко сөйләгәнчә, 2011 нче елда, Россия территориясендә белем бирү сыйфатын бәяләү үзәкләре арасында конкурс уздырылганда, Татарстан үзәге иң яхшыларның берсе дип танылган.

“Берничә ел узгач, безнең  заманча зур үзәк ачуыбыз Татарстанда алып барыла торган стратегиянең дәвамы булып тора һәм ул, беренче чиратта, БДИ тапшырачак балаларга юнәлдерелгән. Иң лаеклы үзәкнең Казанда булганлыгын ил белсен”, - дип белдерде ул.

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү идарәсе башлыгы урынбасары Людмила Каврева үзәкнең яңа бинасы ачылуын вакытлы дип санавын әйтте, чөнки 26 нчы майда БДИ башлана. Язучы, философ, профессор, МГИМО халыкара журналистика факультетының дөнья әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Юрий Вяземский сүзләренчә, белем бирү сыйфаты өстендә эшне дәвам итәргә кирәк.

Энгель Фәттаховның һәм Сергей Пономаренконың тасманы кисүе бәйрәмнең кульминациясе булды. Барлык җыелганнарны Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгенең яңа бинасына чакырдылар һәм заманча аудиторияләрне, уникаль җиһазларны күрсәттеләр. Бинада видеокүзәтү системасы да урнаштырылган.

Методик тәэминат буенча яңа бүлек эшчәнлеге ярдәмендә белем бирү сыйфатын бәйсез бәяләү системасы яхшырачак, экспертларга, район методика берләшмәләре җитәкчеләренә, укытучыларга методик ярдәм күрсәтеләчәк. Техник персоналдан тыш, үзәктә 38 хезмәткәр эшләве билгеле булды.