Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан университетының журналистика факультетын фәлсәфә факультеты белән берләштерделәр
Мондый берләшү университетның гуманитар блогын ныгытырга кирәклек белән аңлатыла
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). КФУда фәлсәфә факультеты һәм Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты берләшә. Бу хакта вузның Галимнәр советы утырышында әйтелгән. Бу хакта “Татар-информ” МАна КФУ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Мондый берләшү университетның гуманитар блогын ныгытырга кирәклек белән аңлатыла. Яңа институтның исеме ике структур бүлекнең Галимнәр советында билгеле булачак. Яңа институтның җитәкчесе шулай ук әле билгеләнмәгән.
Яңа институт икенче корпусның ике катын һәм Нужин ур., 1/37 адресы буенча урнашкан бинаның бер өлешен алачак.
Яңа институтта өч бүлек: фәлсәфә һәм диннәр белеме, социаль-сәяси фәннәр, массакүләм коммуникацияләр - формалашыр дип планлаштырыла. Укытучылар составында үзгәрешләр турында сүз бармый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз