Каенсар урманында хәрби җыен башланды

Үсмерләр армия тормышына өйрәнә

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). Әтнә укучыларының Каенсар урманындагы хәрби җыены эшли башлады. Анда 10 мәктәптән 60 укучы яшүсмер егет килгән. Хәрби чараларның программасы әзер, махсус стенд ясап эленгән. Спорт, ОБЖ чаралары узачак, пневматик мылтыктан аталар. Хәтта Арчага барып “АКМ” автоматыннан да атып караячаклар. Күбрәк армия тормышына бәйле элементлар: стройда йөрү буенча әзерлек, топография, марш-бросок, тактик әзерлек була, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” басмасы.