Биектауда “Китап атналыгы” узды

Атналык көннәренең берсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланды

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Биектауда “Китап атналыгы” узды, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре”. Район үзәк балалар китапханәсе “Атналык”ны ачу көнендә “Рябинушка” балалар бакчасының әзерлек төркемендәге нәниләрне чакырды. Алар тәрбиячеләре Елена Федоровна Акимушкина белән шагыйрь-җырлар авторы Юрий Энтинның балалар өчен язылган китаплары буенча сәяхәткә чыкты. Чөнки “Атналык”ның беренче көне нәкъ менә шушы авторга багышланган иде. Бу гаҗәеп талантлы шагыйрь композиторлар белән берлектә 500 дән артык җыр язган. Аларны күпчелек балачактан ук белә һәм ярата: “Чунга-чанга”, “Прекрасное далеко”, “Вернись, лесной олень!”, “Я – водяной”, “Да здравствует сюрприз” һәм башкалар. Юрий Энтин – мультфильмнарга язылган “Бременские музыканты”, “Голубой щенок”, “Волк и семеро козлят”, “Антошка” җырларының авторы.
Бу атналык көннәренең берсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланды. Балалар шагыйрь тормышының иң авыр еллары белән танышты.
Чараны карарга килгән балалар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында белде, балачак еллары, яки Җаекта (Уральск) яшәгән вакытларымы, Казан чоры булсынмы, аңа гомеренең төрле елларында никадәр авыр һәм киеренке булуын игътибар белән тыңлады.
Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре татар халкының гимнына әверелде. Бу юллар җыр-гимн, җыр-догага шулкадәр охшаш. Безгә, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләренә, балаларның әдәбият өлкәсендә Тукай турында үзләренең белемнәрен тулыландыруларын, шагыйрьнең ятим балачагы турында белүләрен, “үз Тукай”ларын үзләре өчен яңача ачуларын белү күңелле. “Йолдыз сәгате”, “Тукайда кунакта” әдәби уены – шуның ачык дәлиле. Әдәби уен сорауларына 1 нче Биектау мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Азат Хәкимуллин, 4 “Б” сыйныфы укучысы Эльвира Салихова, 5 “Т” сыйныфы укучысы Ирина Стрекалова, 1 “Б” сыйныфы укучылары Катарина Гәрәева һәм Лия Лечаева, 2 “А” сыйныфы укучысы Азат Әүхәдиев, 5 “Т” сыйныфы укучылары Эльвира Сафиуллина һәм Әнәс Хаҗиев хатасыз җавап бирде.
“Китап атналыгы” “Башкалар өчен изгелек кылыгыз” дигән изгелеккә өйрәтү дәресе белән дәвам итте. “Изгелек нәрсә ул? Изгелек кыла беләсезме? Рәхмәт сүзләрен еш әйтәсезме?” – шушы һәм шуңа охшаш башка сорауларга “Китап атналыгы”нда катнашучылар теләп җавап бирде, ә аннан соң “Изгелек турында халык нәрсә әйтә?” уены уздырылды.
Очрашуда катнашучылар көтелмәгән тормыш ситуацияләрен дә карады, аларга дөрес карарлар кабул итәргә кирәк иде. Китапханәче Сәвия Галләмова ситуацияле уен тәкъдим итте. Балалар бик актив, җитез булды, дөрес җавап бирде һәм тормыш ситуацияләрендә дөрес эш итте.
2011 ел Халыкара урман көне буларак игълан ителде. “Китап атналыгы”ның бер көнен укучы балаларның Туган як табигатен ничек белүләренә багышларга карар кылганнар: җәнлекләр, үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр тормышы, урманда булганда үзләрен дөрес тота беләләрме-юкмы, урманны сакларга әзерләрме, яшь табигать белүчеләргә нинди китаплар, журналлар таныш. “Экологик ассорти”да оттыручылар булмады.