Р.Моратов: “Алгарыш” программасы, кыенлыкларга карамастан, алдагы елларда да дәвам итәчәк

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте грантын алучыларның “Алгарыш -2009” дигән II Республика форумы узды
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Билгеле булганча, 2006 елдан бирле Россия һәм чит илләрнең алдынгы белем бирү, фәнни үзәкләрендә Татарстан кадрларын әзерләү, яңадан укыту буенча республика программасы гамәлгә ашырылып килә. Узган ел әлеге грант программасы модернизацияләнеп, аңа «Алгарыш» исеме бирелде. Шушы уникаль программа нигезендә үткән 3 ел эчендә Татарстан бюджеты хисабына 1364 кеше белем эстәгән.
ТР Хөкүмәте Грантын отучыларның узган елгы беренче җыенында Грант программасы буенча укып чыгучыларның Ассоциациясе төзелгән иде. Инициативалы һәм дөнья дәрәҗәсендә югары белемгә ия булган Татарстанның сәләтле яшьләрен берләштергән әлеге орган хакимият һәм бизнес җәмәгатьчелек белән ике арада диалогка ирешү максатын куя. “Алгарыш” ассоциациясе чын мәгънәсендә республикадагы талантлы, актив, икътисад үсешенә җитди өлеш кертергә сәләтле яшьләрнең бердәмлеге булып танылды”. Бүген Грант алучыларның “Уникс”та узган икенче форумы катнашучыларын сәламләгән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, әлеге Грант прогаммасының 3 кенә ел эшләвенә карамастан, зур эшләр башкарылган. Илнең һәм чит илләрнең әйдәп баручы белем үзәкләрендә стажировка узган, укыган программада катнашучыларның фикерләү сәләте үзгәрү шуның ачык дәлиле. Равил Моратов ассызыклаганча, Грант алучыларның саны программаны гамәлгә ашыруда төп күрсәткеч түгел. Иң мөһиме: бүгенге хезмәт шартларына җавап биргән, конкуренциягә сәләтле яңа буын менеджерлар, интеллектуаллар формалаша. Әлегә Татарстан шушындый дәүләт Грант программасына ия булган Россиянең бердәнбер төбәге булып кала. “Алгарыш” республика икътисады өчен көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләрүне максат итә. Тик укыту мәсьәләнең бер ягы гына. Хөкүмәт Грантын алучыларга республика тормышындагы барлык өлкәләрдә сорау булдыру кирәк”, - дип ассызыклады беренче вице-премьер.

Равил Моратов билгеләп узганча, глобаль икътисади кризис күп кенә планнарга төзәтмәләр кертергә этәрә. “Тик аның яңа мөмкинлекләр тудыруын онытырга ярамый. Ул күп кенә процессларга яңача якын килергә ярдәм итә, инновацияле чишелеш эзләүгә көчле этәргеч бирә. Бу вәзгыятьтән чыгып караганда, ТР Хөкүмәтенең Грант программасын өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп күрәбез. “Алгарыш” программасы кыенлыкларга карамастан, алдагы елларда да дәвам итәчәк. Хөкүмәт аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле ресурсларны табачак”, -дип белдерде ул. Шул ук вакытта программа, аның фикеренчә, заман таләбеннән чыгып, даими рәвештә камилләштерелергә тиеш. Аның нәтиҗәлелеген алга таба да вузлар, министрлык-ведомстоволар, сәнәгать предприятиеләренең килешеп эшләве билгеләячәк. Бу эшне алып баруда Грант программасы буенча укып кайтучыларының тәҗрибәсе бик кирәк булачак, -ди Равил Моратов. Ул программа тәмамлаучыларга прогрессив идеяләрен тормышка ашыруда уңышлар теләде.

Грант программасы буенча укып чыгучыларның Ассоциациясе форум утырышында Хөкүмәткә символик бүләк ясады: беренче вице-премьерга “Алтын кадрлар тартмасын” тапшырды. Җир шарын гәүдәләндергән әлеге түгәрәк савыт эчендә 3 ел эчендә бу программа буенча укып чыккан кадрларның визиткалары урын алган. Яшьләр бу тартма ел саен сәләтле кадрлар белән тулылансын дигән теләк белдерде.