Быелдан “Алгарыш” программасы буенча 2013 ел Универсиадасы өчен кадрлар максатчан әзерләнә

Быел программаны гамәлгә ашыру белән бәйле яңалыклар моның белән генә чикләнми
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Алгарыш” программасы нигезендә республика икътисады өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә Татарстан казнасыннан узган ел 120 млн. сум акча тотылган булса, быел финанслау күләме бераз кимиячәк. Ул 100 млн. сум булыр дип уйланыла. Шуңа да карамастан, Россиянең һәм дөньяның әйдәп баручы белем үзәкләренә җибәрелүчеләр саны узган еллардагы күләмдә (450-500 кеше) сакланачак. Шушы һәм быел программага кагылышлы башка үзгәрешләр хакында ТР Хөкүмәт Гранты алучыларның “Алгарыш-2009” II Республика форумында фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов сөйләде.

Грант программасы нигезендә белгечләрне әзерләү төп 4 юнәлеш буенча алып барыла. Аның берсе студентлар, аспирантлар, яшь галимнәрне укырга җибәрү белән бәйле. Икенчесе – югары уку йортлары галим-мөгаллимнәре өчен, өченчесе – дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, дүртенчесе – бизнес вәкилләре өчен исәпләнгән. 2007 елдан Татарстан өчен кадрлар әзерләүдә тагын берничә ярдәмче программа эшли башлады. Аларның берсе инглиз теле укытучыларын әзерләүгә исәпләнсә, икенчесе – нанотехнологияләр буенча проект төркемен максатчан әзерләү белән бәйле. Быелдан башлап белгечләр әзерләүнең тагын берничә юнәлеше өстәлгән. Альберт Гыйльметдинов хәбәр итүенчә, агымдагы елдан Татарстан әлеге программа буенча 2013 елда Казанда узачак Универсиада өчен кадрларны максатчан әзерли башлый. Ул кирәкле барлык белгечләр – тренерлар, сервис хезмәте, кунакханә бизнесы, туристлык һ.б. өлкәләр өчен әзерләүне эченә алачак. Министр сүзләренә караганда, хәзер Казан мэриясе белән шул хакта проект әзерләнә. Мэрия министрлыкка күпме күләмдә һәм нинди белгечлекләр буенча югары таләпләргә җавап биргән белгечләр кирәклеге турында заявка әзерләргә тиеш. Икенче яңалык - моңа кадәр “Алгарыш” программасында вуз мөгаллимнәре генә катнашкан булса, быелдан башлап, чит илдә республиканың башка уку йортларында инновация өлкәсендә эшләүче иң яхшы укытучылары чит илдә стажировка уза ала.

Узган 3 ел эчендә ТР Хөкүмәтенең Грант программасында 1364 кеше катнашкан. “Сан ягыннан без канәгать. Ә менә белемнең сыйфаты буенча әле кайбер сораулар кала. Беренчедән, читтә белем эстәргә китүчеләрнең өчтән икесе гуманитарийлар. Өчтән бере генә инженер-техник белгечлекләргә туры килә. Бу пропорциягә алга таба төзәтмәләр кертеләчәк. Икенчедән, белем алу диплом алу белән тәмамланмый. Грант программасы буенча читтә укучы Татарстан яшьләренең күбесе берничә ай гына белем ала. Уку йортыннан киткәндә аларга белешмә генә бирелә. Безнең максат - аларны магистр дипломлы белгеч итү”, -ди министр. Шуңа күрә хәзер уку вакытын арттырып, магистр дәрәҗәсен алып чыгу бурычы куела. Мәгариф министрын Хөкүмәт Грантына конкурсның түбән булуы да борчый. Хәзер бер урынга 3 кеше дәгъва итә, киләчәктә аны бер урынга ким дигәндә 10 кеше дәгъва итәрлек итеп үстерергә кирәк булачак.

Татарстан Хөкүмәте грантына лаек булган талантлы яшьләр белән Хөкүмәт арасында төзелүче килешүнең эчтәлегенә дә кайбер төзәтмәләр кертеләчәк. Моңа кадәр Грант алучылар укып кайткач, туган Татарстанында кимендә 3 ел эшләргә йөкләмә алган булса, моннан соң аның вакыты 5 елга кадәр озайтыла.