Россиядә мәктәп директорларының кадрлар резервы төзелә

Мәгариф министрлыгы методик ярдәм күрсәтәчәк.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Россиядә мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләре кадрлар резервын формалаштырачаклар. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Мәктәп директорлары, мәгариф идарәләре башлыклары белән бәйле мәсьәлә мәгариф системасы идарәсендә бик мөһим. Бу юнәлешкә аерым игътибар бирәчәкбез. Бездә дә, ышанам, шулай ук республикада да мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренең кадрлар резервы формалашачак. Кирәкле методик ярдәм күрсәтәчәкбез», — дип белдерде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Карачаево-Черкесиядә эшлекле киңәшмә вакытында.