news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Туган тел көнендә халыкара диктант язганнар

Башкорт, татар, рус, мари, чуваш, удмурт телләрендә диктант өчен «Урал бөркете» әсәреннән өзек сайланган.

(Казан, 22 февраль , «Татар-информ»). Кичә Башкортстанда Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында зур халыкара диктант яздылар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Диктант язуда катнашучылар аны үз туган телләрендә: башкорт, татар, рус, мари, чуваш, удмурт телләрендә яза алды.

Чара генерал М.Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Диктант өчен язучы-публицист һәм 112нче Башкортстан кавалерия дивизиясе сәясәт бүлеге җитәкчесе урынбасары С.Р. Кадыйровның «Урал бөркете» әсәреннән өзек сайланган.

Текстны Башкортстан югары уку йортларының профессор-педагоглары тәрҗемә иткән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100