news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында «Ел укытучысы-2022» ачыкланды

Укытучылар үз фәннәре буенча ачык дәрес вакытында һәм осталык дәресләрендә үз һөнәрләренең чын осталары булуларын күрсәтте.

(Аксубай, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубайның 1нче мәктәбе базасында «Ел укытучысы-2022» республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Бәйгедә 10 укытучы көч сынашты.

Алар төрле фән укытучылары һәм хезмәт стажлары да төрле. Тик аларның барысын да сайланган һөнәргә иҗади якын килү һәм һөнәрләрен ярату хисләре берләштерә.

Укытучылар үз фәннәре буенча ачык дәрес вакытында һәм осталык дәресләрендә үз һөнәрләренең чын осталары булуларын күрсәтте. Алар анда үз технологияләре, дисциплиналар укытуда педагогик алымнар белән уртаклашты.

«Ел укытучысы-2022» бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче булып В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбенең география укытучысы Марина Иванова танылды. Аксубайның 2нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Маланчевага I урын, Иске Ильдеряк мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Горбуновага II урын бирелде.

Елена Лукьянова (Савгач мәктәбе), Гөлгенә Сафина (В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе) бәйгенең муниципаль этабы лауреатлары булды. «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче булып Алинә Шәфигуллина (3нче Аксубай мәктәбе) табылды, бу номинациядә Илүзә Батдалова (Иске Ибрай мәктәбе) призер булды (2 урын).

«Татар теле һәм әдәбияты» номинациясендә Ләйсән Дәүләтшина (3нче Аксубай мәктәбе) җиңү яулады, Альмина Шиһапова (Иске Кармәт башлангыч мәктәбе) 2 урында, өченче призер — Тәнзилә Сафиуллина (Чуаш Енорускиносы башлангыч мәктәбе).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100