news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астрономия буенча республика олимпиадасында Казан укучылары җиңде

Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында җиде укучы җиңүче дип табылды.

Астрономия буенча республика олимпиадасында Казан укучылары җиңде
mon.tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). 19-21 гыйнварда астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды. Бу этапта Казан мәктәпләрендә укучылар җиңде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Әлеге олимпиадада Татарстанның 13 муниципаль районы, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре мәктәпләреннән 93 укучы катнашты.

Астрономия буенча олимпиадада 7 укучы җиңүче дип табылды:

  • Михаил Белосков, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты 7 нче сыйныф укучысы;
  • Марат Вәлиев, КФУ IT-лицееның 8 нче сыйныф укучысы;
  • Йосыф Шәрипов, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты 9 нчы сыйныф укучысы;
  • Сергей Михайлов, КФУ IT-лицееның 10 нчы сыйныф укучысы;
  • Георгий Поморцев, КНИТУ-КАИ Инженерлык лицей-интернаты 10 нчы сыйныф укучысы;
  • Элина Низамова, КФУ IT-лицееның 10 нчы сыйныф укучысы;
  • Кирилл Богомолов, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты 11 нче сыйныф укучысы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100