Татарстан Президенты Рафис Борһановны билгеләү турында указга кул куйды

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рафис Борһанов кандидатурасын Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнүне бертавыштан хуплады.
(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Рафис Борһановны вице-премьер – Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп билгеләү турындагы указны имзалады.“Рафис Тимерхан улы Борһановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп билгеләргә”, диелгән документ текстында.Алдан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34нче утырышында әлеге кандидатураны депутатлар Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына бертавыштан хуплаган иде.