КДУ базасында Идел буе федераль университеты төзеләчәк

Бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев Россия Федерациясенең 4 федераль округында федераль университетлар төзү турындагы Указга кул куйды
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев Россия Федерациясенең 4 федераль округында федераль университетлар төзү турындагы Указга кул куйды. Әлеге Указ “Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында федераль университетлар төзү турында” дип атала. Аның нигезендә Идел буе федераль университеты Казан дәүләт университеты базасында төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.