22 октябрьдә татар телендәге “Татар энциклопедиясе”нең беренче томы тәкъдим ителә

Бу хезмәт Россия тарихындагы үзенчәлекле, татар телендә дөнья күргән энциклопедия басмасы булып тора
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 22 октябрьдә ТР Фәннәр академиясенең кече залында татар телендә дөнья күргән “Татар энциклопедиясе”н тәкъдим итү чарасы булачак. Фәннәр академиясенең рәсми сайт хәбәрләренә караганда, бу хезмәт Россия тарихындагы үзенчәлекле, татар телендә дөнья күргән энциклопедия басмасы булып тора. Яңа том Татарстан халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасын тормышка ашыруга зур өлеш кертә.
“Татар энциклопедиясе”нең татар телендәге беренче томына (А хәрефеннән алып В хәрефенә кадәр) 3860 статья, 1200 иллюстрация кергән. Рус варианты белән чагыштырганда, бу томда төрле өлкәләргә караган 300 яңа статья бар, китапта соңгы елларда Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышында, икътисад һәм мәдәниятында булган үзгәрешләр чагылыш тапкан.
Татар энциклопедия институты коллективы республиканың әйдәп баручы галимнәре һәм белгечләре белән берлектә терминология аппаратын системага салу һәм камилләштерү буенча зур эш башкарган, фәнни әйләнешкә, бигрәк тә табигый һәм техник фәннәр, икътисад, медицина һәм сәнгать өлкәсенә яңа терминнар кертелгән.