Татарстанда бер генә искергән мәктәп тә юк - мәгариф һәм фән министры урынбасары

2012 елдан бирле 780 белем бирү йорты капиталь төзекләндерү узган.

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Гомуми белем бирү оешмаларын  төзекләндерү программасы буенча Татарстанда бер генә искергән мәктәп тә калмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев хәбәр итте.

«Капиталь ремонт кысаларында белем бирү оешмаларында бик зур эш башкарыла. 2012 елдан бирле 780 белем бирү йорты капиталь төзекләндерү узды, ә хәзер тагын 146сына ремонт ясалды. 780 объектның 717 се – гомум белем бирү, коррекцион мәктәпләр. Президент катнашындагы шушы программа ярдәмендә республикада искергән мәктәпләр калмады. Башка төбәкләрдә бу мәсьәлә белән очрашалар, әмма әлеге программа буенча Татарстанда белем бирү инфраструктурасы бик актив үсә», – дип аерып билгеләде министр урынбасары.