“Студентлар мәгариф форумы – уку елы алдыннан оештырыла торган белем бирү каникулы” – Элькин Искәндәров

Форумда 1,5 мең студент һәм абитуриент катнашыр дип көтелә

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 24-29 август көннәрендә ТРның Югары Ослан районы Гавриловка авылы янында уздырылачак Студентлар мәгариф форумында Татарстаннан, шулай ук Дагстан Республикасыннан, Самара, Саратов, Томск һәм Төмән өлкәләреннән, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан 1,5 мең студент һәм абитуриент – илнең 50 югары уку йорты вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, шулай да, форумда катнашучыларның 90 проценты – Татарстаннан. Быел вузларга, чарада катнашу өчен, билгеле бер күләмдә квоталар бүлеп бирелмәгән. Катнашуга гаризалар студентлардан һәм абитуриентлардан форумның рәсми сайты аша кабул ителгән, яшьләр интернет ярдәмендә уздырылган видеоәңгәмә яки иҗади эшләре нәтиҗәләре буенча сайлап алынган.

ТР Студентлар лигасы башлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Студентлар мәгариф форумын уздыруга ТР Хөкүмәте 14,6 млн сум акча бүлеп биргән. Чараны уздыру урынында барлыгы 20 чатыр корылган. Аларның 8е мәгариф юнәлешендә эшләячәк. Моннан тыш, туклану, ирекле зона, хокук саклау органнары, медицина хезмәткәрләре, медиа-үзәк һ.б.лар өчен аерым чатырлар каралган. Форумда катнашучылар 250 палаткадан торган лагерьда яшәячәк.

Элькин Искәндәров ассызыклаганча, форум программасы 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясендә чагылыш тапкан төп тезисларны истә тотып әзерләнгән. Ул әлеге стартегия нигездә 3 төп тезис – көндәшлеккә сәләтлелек, кеше капиталы һәм мәгариф салынуын искәртеп, форумның киләчәк үсеше, шул исәптән быелгы чара да, шушы 3 баганага таяна, дип билгеләп узды.

Форум нәтиҗәсе буларак “Студентлар үзидарәсе үсеше концепциясе” проектын әзерләү күздә тотыла. Шулай ук чарада ТР Студентлар лигасы, ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы, ТР Урта махсус һөнәри белем бирү йортлары берлеге арасында өчьяклы килешү имзаланыр дип көтелә.

“Форумда быел югары уку йортына кергән, әмма студент булырга өлгермәгән абитуриентлар да катнаша. Чара – уку елы алдыннан оештырыла торган белем бирү каникулы”, – дип сөйләде Элькин Искәндәров.

Форумга әзерлек эшләренә 9 ай киткән. Соңгы 2,5 айда чараны уздыру урынында төзелеш эшләре башкарылган.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов мәгариф форумының икенче мәртәбә уздырылуын искәртте. Аның беренчесе былтыр Биләрдә “Сәләт” халыкара яшьләр форумы кысаларында оештырылган. Быел исә чара мөстәкыйль форум форматын алган.

Спикер форумның ТР Президенты тарафыннан хуплануына игътибар юнәлтте. “Татарстанда форумнар үткәрү традициясе күптәннән яшәп килә. Моннан тыш, республика федераль һәм округ форумнарында да уңышлы катнаша. Биләрдә ел да үткәрелә торган “Сәләт”, аңа охшаш башка форумнарыбыз бар. Шулай да, моңа кадәр студентларның мөстәкыйль форумы юк иде”, – дип билгеләп узды ул.

Владислав Усанов әйтүенчә, чараның төп максаты – студентларны бергә туплап, аларга шәһәр шаукымыннан читтә экспресс-курслар рәвешендә белем бирү. Ул 2014 елдан башлап Татарстанда 2013 елга кадәр Яшьләр сәясәте стратегиясе формалаша башлавын искәртеп, аның република яшьләр сәясәтенең киләчәген билгеләячәк мөһим документ булуын ассызыклады. Мәгариф форумы кысаларында студентлар әлеге стратегиянең өстенлекле юнәлешләре, аны тормышка ашыру этаплары турында фикер алышыр дип көтелә.

“Форум яшьләр сәясәте, аерым алганда, студентлар өчен - зур алгарыш. Бу – үзенең киң күләмлелеге, инфраструктурасы, спикерлар саны буенча Идел буенда үткәрелә торган форумнарны бер якка куярлык уникаль проект. Чара студентлар үзидарәсе үсешендә яңа этабы булыр, студентлар белән эшләүнең яңа формасына әверелер дип ышанам”, – диде Владислав Усанов.

Форумның программа директоры Анна Фельдман сүзләренчә, чара программасы студентларда лидерлык, көндәшлеккә сәләтлелек, командалар һәм проектлар белән идарә итә белү кебек шәхси сыйфатларны үстерүгә юнәлтелгән. Ул үз эченә төрле форматтагы 200дән артык белем бирү сессиясен ала. “Программа, иң беренче чиратта, практикага юнәлтелгән. Аның беренче өлеше катнашучыларның белем-күнекмәләр туплануын, икенче өлеше исә бу белем-күнекмәләрне эшчәнлекләрендә куллана белүен максат итеп куя”, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында. Әйтик, программа блокларының берсе яшьләр сәясәте өлкәсендә 4 көнгә исәпләнгән зур тренинг-курсны үз эченә ала.

Икенче бер блок лидерлык һәм шәхси нәтиҗәлелек, проектлар, командалар һәм оешмалар белән идарә итү буенча мастер-класслардан гыйбарәт.

Форум программасы яшьләр сәясәтен билгели торган төп документлар буенча фикер алышу, студентлар ММЧы, чит илләрдән килгән студентлар белән эшләүгә багышланган сөйләшүләр уздыруны да күз уңында тота.

Белем бирү форумында дәүләт хакимияте, бизнес, җәмәгатьчелек вәкилләреннән 200ләп кешенең кунак булуы көтелә. Чарада, аерым алганда, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий катнашыр дип планлаштырыла.

Белем бирү өлешеннән тыш, катнашучыларны күңел ачу программасы: спорт ярышлары, фестивальләр, тамашалар, экскурсияләр көтә. Аерым алганда, аларны чара үткәреләчәк урыннан ерак түгел урнашкан Зөя утрау-шәһәрлегенә, “Иннополис” шәһәренә алып бару да күздә тотыла.

Форум ел саен августта уздырылыр дип планлаштырыла.