Казанда “Алман фәне көне” үткәреләчәк

Чараның максаты – Германия һәм Россия арасында фән, мәгариф һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”). 2-3 сентябрь көннәрендә Казанда Германия мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр федераль министрлыгы башлангычы белән “Алман фәне көне”нә багышланган чаралар уздырыла. Программаның максаты – Германия һәм Россия арасында фән, мәгариф һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү.

Аерым алганда, 2 сентябрь көнне Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИның Германия-Россия яңа технологияләр институтында (Четаев урамы, 18 а) алман фәнни-тикшеренү һәм арадашчы оешмалары вәкилләре учреждениеләрен презентацияләячәк һәм Россия галимнәренә, укытучыларга, фән, мәгариф һәм инновацияләр өлкәсендә җаваплы затларга, студентларга һәм аспирантларга хезмәттәшлек программалары турында сөйләячәк. Әлеге чарада катнашуга гаризалар 26 августка кадәр v.kruschinski@commit-group.com элекстрон адресына кабул ителә.

Бу көнне фән өлкәсендә Россия һәм Германия арасында икеяклы хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл уздыру да күздә тотыла.

3 сентябрьдә Германия делегациясе КФУның Физика институты, Экология һәм табигатьтән файдалану институтына эшлекле сәфәр кылыр дип көтелә. Чит ил вәкилләрен нано- һәм оптик технологияләр, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге тикшеренүләр аеруча кызыксындыра, диелә КФУның матбугат хезмәте хәбәрендә.