Казанда республика тарихында беренче халыкара мәктәп ачылачак

Илсур Метшин әлеге проектның әһәмиятен ассызыклады

(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яңа уку елында көтеләчәк яңалыкларның берсе республика тарихында беренче халыкара мәктәп ачылуы белән бәйле. Бу хакта бүген мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсенең пленар утырышында билгеле булды.

“Казан мәгарифе-2014: яңа фикер – яңа чыганаклар – яңа казанышлар” темасына багышланган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, мөгаллимнәр һәм башкалар катнашты.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, башкалада ачылачак халыкара мәктәптә белем бирү инглиз телендә алып барылачак. Аның сүзләренә караганда, бу шәһәр өчен генә түгел, республика өчен дә күптән көтелгән инфраструктуралы карар. “Әлеге проект белән соңгы дүрт елда мәшгуль булдык. Иң яхшы халыкара тәҗрибәне өйрәндек, БДБда һәм Ауропада мондый мәктәпләр эшчәнлегенә нигез салуда тәҗрибәсе булган иң оста халыкара белгечләрне җәлеп иттек”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин ассызыклаганча, Татарстанның республикага чит илләрдән килеп төпләнгән галимнәр, вуз мөгаллимнәре, спортчылар, банкирларның балалары укый алырлык мәгариф оешмасына ихтыяҗы зур иде. Татарстан халыкара спорт һәм мәдәният киңлегенә чыкканлыктан, бөтен дөньядан иң яхшы белгечләрне җәлеп итүгә мохтаҗ, ди ул. “Дөресен генә әйткәндә, гаиләсен бирегә китерә алмаганлыктан, безгә озак вакытка килергә теләүчеләр дә юк санда”, - дип белдерде Илсур Метшин. Халыкара мәктәп исә бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк, республика, аерым алганда, Казан өчен бу проектның әһәмияте гаять зур, дип саный ул.

Мэр аккредитацияләнүгә 2,5-3 ел чамасы вакыт кирәк булачагын да билгеләп үтте. 1 нче сентябрьдән мәктәпнең өч сыйныфы ачылачак.