Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә спорт залларны капиталь төзекләндерү мәсьәләсен хәл итү заруриятен билгеләде

Быел Казанда 25 мәктәпне капиталь төзекләндерүгә 522 млн сумнан артык акча сарыф ителгән

(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты тарафыннан гамәлгә куелган мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы Казанның мәгариф системасы өчен әһәмиятле булды. Бу хакта бүген мәгариф хезмәткәрләренең “Казан мәгарифе-2014: яңа фикер – яңа чыганаклар – яңа казанышлар” темасына шәһәр август киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин билгеләп узды.

Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узган конференциядә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм башкалар катнашты.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, башкаланың мәгариф өлкәсе үсеше өчен шәһәр бюджетының 60 проценттан артык өлеше юнәлдерелгән. “Татарстан Президенты тарафыннан гамәлгә куелган мәктәпләрне капиталь төзекләндерү шәһәрнең мәгариф системасы өчен мөһим вакыйга булды”, - дип белдерде ул һәм быел Казанда 25 мәктәпкә капиталь ремонт ясалганын хәбәр итте. Моңа 522 млн сумнан артык акча сарыф ителгән.

Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, программа ярдәмендә, соңгы өч елда Казандагы 88 мәктәпнең кыяфәте күпкә үзгәргән. Ремонт эшләрендә “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында ярдәм кулы сузган затларның да өлеше зур булган, дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе башлыгы.

“Мәктәпләрдә спорт залларны капиталь төзекләндерү мәсьәләсе чишелеше тапмавы борчый. Якынча фаразларга караганда, моның өчен таләп ителгән акча 250 млн сумнан да ким түгел. Бу мәсьәләне хәл итүдә беренче адымнар буларак, бистә мәктәпләрендә спорт залларны төзекләндерү буенча старт алган программаны билгеләп үтәргә кирәк. Аңа быел Казанның биш мәктәбе кертелде”, - дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

Докладчы яңа мәктәпләр төзелеше мәсьәләсенең дә әһәмиятенә басым ясады. Аның сүзләренә караганда, аеруча, төзелеш киң колач җәйгән микрорайоннарда яңа мәктәпләр төзелеше турында карар кабул ителгән. “Казан укучыларының 14 проценттан артыгы мәктәпләрдә икенче сменада укырга мәҗбүр. Республика ярдәменнән башка бу мәсьәләне хәл итеп булмаячак”, - дип белдерде ул.