11 нче сыйныф укучылары БДИ га рус теленнән инша нәтиҗәләренә карап кертеләчәк

Илсур Һадиуллин БДИ га яңа уку елының беренче көнәреннән үк әзерләнергә киңәш итте

(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елның декабрь аенда Казан укучыларын яңа сынау көтә. Бердәм дәүләт имтиханына 11 нче сыйныф укучылары рус теле буенча инша нәтиҗәләренә карап кертеләчәк. Бу хакта бүген “Казан мәгарифе-2014: яңа фикер – яңа чыганаклар – яңа казанышлар” темасына мәгариф хезмәткәрләре август конференциясенең пленар утырышында Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Билгеле булганча, Россиянең мәгариф һәм министры Дмитрий Ливанов рус теле буенча имтиханга кертү шартларының берсе итеп, инша язуны гамәлгә кертү турында әйткән иде.

“Бердәм дәүләт имтиханының яңа этабына әзерлекне уку елының беренче көннәреннән үк башларга кирәк, өстән-өстән әзерләнүгә юл куелмаска тиеш”, - дип белдерде Илсур Һадиуллин.