ТР Мәгарифне үстерү институтында Россия төбәкләрендәге татар укытучылары белән стандартларны гамәлгә кертү турында сөйләштеләр

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында дәвамчанлык принцибы” дип аталган курсларга педагоглар Мәскәү, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Әстерхан, Оренбург, Төмән, Түбән Новгород өлкәләре, Башкортостан, Казахстан Республикаларыннан

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Июль ае дәвамында ТР Мәгарифне үстерү институтында татар балалары өчен махсус оештырылган “Дуслык” төбәкара лагеренда ял итүче укучыларның укытучылары катнашында белем арттыру курслары узды.
“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында дәвамчанлык принцибы” дип аталган курсларга педагоглар Мәскәү, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Әстерхан, Оренбург, Төмән, Түбән Новгород өлкәләре, Башкортостан, Казахстан Республикаларыннан килде.
Алар Альберт Яхин, Розалия Нигъмәтуллина, Р.Хәсәншинаның укыту-методика комплексларын югары бәяләде. Шулай ук республиканың кайбер мәктәпләрендә, музейларда һәм Казан мәчетләрендә булды, дип хәбәр итә институтның рәсми сайты.